Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районының хоккей җыелма командасына 160 мең сумга яңа форма алганнар
Узган атнада Әлки районының хоккей җыелма командасы Алексеевский шәһәр тибындагы бистәдә быелгы сезонда беренче ярышларда катнашты. Әлки командасы бозга яңа формадан чыкты. Хоккей формасын сатып алырга республиканың Хәйруллин фонды булышкан. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» газетасы яза.
Командада уйнаучы, оештыру эшләрен алып баручыларның берсе Раил Хәйруллин үзенең егетләре белән «Кызыл Шәрык-Агро» җитәкчесе Адель Хәйруллинга хоккей формасы сатып алырга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган. Ул егетләр үтенечен канәгатьләндереп, Хәйруллин фонды аша 22 комплект ярышлар өчен һәм 22 комплект тренировкалар үтәргә киемнәр сатып алырга акча күчерттергән. Барысы 160 мең сумга заманча форма алынган.
«Беренче уенда без Алексеевск районы командасы белән очраштык. Өстенлек көндәшләр файдасында торды. Беренчедән, әлеге команда үз бозларында даими күнегүләр үтә. Аннан безнең команданың төп капкачысы ул ярышта була алмаган иде. Беренче уенда җиңелсәк тә, егетләр алга таба ярышларда уңышлы чыгыш ясарга уйлый. Ә инде команданың яңа формасы аларга үз максатларына ирешергә зур этәргеч бирер», диелгән хәбрәдә.
Әлки районы хоккей буенча җыелма командасында иң өлкән уенчыга 55 яшь икән. Ул – һөҗүмче Рамил Камалетдинов. Команданың капитаны Игорь Кормяков барлык егетләр исеменнән Ирина Волостнова исемендәге Хәйруллин фондына зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтләрен белдерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз