news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Әлки район башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районы башлыгы Александр Никошин Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы Илнар Кыямов, Александр Майоров, Илнур Вафин белән очрашты. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Очрашу чәй өстәле артында узды. Александр Никошин хәрбиләрнең хезмәт шартлары һәм көнкүреше белән кызыксынды. 

Хәрбиләр кием һәм азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгәннәре турында сөйләде. Эчәр су белән проблемалар булуга карамастан, алар сусыз калмый. Аны даими рәвештә, өзеклексез алып киләләр.

Район башлыгы безне яклаучыларның гаиләләре ярдәмсез калмавын әйтте. Туганнары булмаган чорда район аларның гаиләләренә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тырыша. Хәрбиләр үз чиратында ярдәм өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Киләчәктә махсус хәрби операция зонасына нинди ярдәм җибәрергә кирәклеге турында җентекләп фикер алыштылар.

Егетләр ялларын гаиләләре һәм дуслары белән үткәрергә җыена Алар яллары беткәч яңадан хәрби иптәшләре янына кайта. «Туганнарча караш белән дусларыбыз янына барабыз, бу айлар эчендә хезмәттәшләребез белән якын кешеләр булып беттек», – ди алар.

Александр Никошин хәрбиләргә Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Очрашу ахырында ир-атларның нык кул кысышуы һәм кочаклашуы аларга йөкләнгән миссияне уңышлы үтәү, исән-сау һәм зыян күрмичә өйгә кайтуның нигезе булып торсын, диелгән хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100