news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки кызы заманча сәнгатьнең халыкара күргәзмә-бәйгесендә җиңү яулады

Әлки районы Базарлы Матак кызы, бүгенге көндә КФУның Чаллы филиалында икенче елын укучы Лиана Мәрдегалләмова «Россиядә сәнгать атнасы» заманча сәнгатьнең халыкара күргәзмә-бәйгесендә җиңү яулады. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Лиананың «Кояшлы җил» эше «Авангард рәсем сәнгате» номинациясендә иң яхшысы дип табылды.

Югары уку йортына укырга кергәнче, ул районның балалар иҗат йортында шөгыльләнгән иде. Бик тә тырыш һәм сәләтле кызның эшләре төрле республика һәм Россия бәйгеләрендә җиңү яулады. Узган ел Лиана КФУның «КамАЗ» заводы белән бергә тәкъдим иткән «Татарстанның алдынгы инженер мәктәбе» грантына ия булды.

«Шатлыклы хәбәрләр белән аның остазы һәм район Балалар иҗат йортындагы яраткан рәсем укытучысы Гөлфия Билалова уртаклашты», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100