Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки фермеры Аксубай приютына ярдәм күрсәткән
Әлки районы крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәмис Гаязов киң күңеллелеге һәм игелекле йөрәге белән Аксубай районында билгеле. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.
Ул 16 елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә, ә берничә ел элек балык үрчетү белән мавыга башлаган.
Рәмис Гаязов социаль учреждениеләргә даими ярдәм итеп тора. Күптән түгел ул Аксубай «Хыял» приютына хәйрия ярдәме күрсәткән. Фермер тәрбияләнүчеләр белән аралашкан, үзенең эше һәм авыл хуҗалыгының мөһимлеге турында сөйләгән.
«Балаларның шат йөзләрен күрү бик күңелле. Әгәр минем ярдәм аларның тормышын аз гына булса да яхшырак итә икән, мин һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», – диде ул.
«Хыял» приюты җитәкчелеге фермерга ярдәмчел һәм битараф булмавы өчен рәхмәт белдерде, ә район җитәкчелеге аның бизнесның социаль җаваплылыгын үстерүгә керткән өлешен билгеләп үтте һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз