news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки эшмәкәре махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Нива» автомобиле җибәрде

Әлки эшмәкәре махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Нива» автомобиле җибәрде
"Әлки хәбәрләре"

Әлки районыннан чираттагы гуманитар ярдәм төягән «КамАЗ» машинасы Украинада махсус хәрби операциядә катнашучылар янына китте. Биредә «КамАЗ» арбасында зур урынны «Нива» автомобиле алып тора. Әлеге машинаны район эшмәкәре Альберт Шәйхетдинов сатып алган.

Йөкне озата баручы, районның «Сугышчан туганлык» оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов әйтүенчә, автомобиль Волновахадагы полкка тапшырылачак. Бу полкта өлешчә мобилизацияләнү чорында районнан хәрби хезмәткә алынучылар күп икән. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Районнан моңа кадәр дә автомобильләр илтүче булган иде. Алар махсус хәрби операция кырлары шартларында, катлаулы, юлсыз җирлекләрдә йөрү өчен бик кирәкле булган техника. Рөстәм Шәйхетдинов әлеге автомобильләрнең ничек файдалануын үз күзләре белән күреп кайткан кеше. Аның әйтүенчә, Әлкидән озатылган машиналар хәрбиләргә аерым пунктлар арасында тиз күченеп йөрү, азык-төлек һәм дарулар ташу өчен файдаланыла.

«Безнең коллективтан да бер егет мобилизацияләнде. Алар барысы да батыр ирләр. Шуңа да без аларны кайгыртып, матди, рухи яктан ярдәм итеп торуда үзебезнең бурычлы санарга тиешбез», – ди ул.

«КамАЗ»га шулай ук газ плитәләре, хуҗалык кирәк-яраклары, күп итеп озак саклана торган азык-төлек, тәм-томнар төяделәр.

«КамАЗ» автомобилен «Хузангай» җәмгыяте биргән. Аның белән Илфат Хәйруллин идарә итә. Йөкне озата баручылар арасында Рөстәм Шәйхетдинов тыш кайнар ноктада хезмәт иткән Әхмәт егете Илдар Шәйхетдинов һәм берничә тапкыр ярдәм итүче Динар Галимов бар.

Егетләр йөкләрен Әлки хәрбиләре хезмәт итә торган Волноваха, Каховка, Мариуполь шәһәрләрендә бушатачак. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100