Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки егетләре махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм илтеп кайткан
Чистай шәһәрендә яшәүче Әлки егетләре җыелышып махсус операциядә катнашучыларга ярдәм илтеп кайтырга булган. Бу эшне Алмаз Гыйметдинов оештырырга алынган. Бу турыда «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.
Алмаз Алпарда туып үскән егет, хәзер Чистайда яши. Алмаз ул Россия Герое хәзер Луганск шәһәрендә хәрби хезмәтен дәвам итүче Раил Габдрахмановның туганы, Раил Наил улы белән алар телефон аша аралашып торалар икән.
Алмаз хәрбиләргә беренче кирәк-яраклар исемлеген булдырган. Иң элек алар бер «Шевроле-Нива» автомобилен өр-яңа итеп автосервис аша ремонтлатып чыгалар. Бу эштә автосервис егетләре ярдәмгә килә. «Нива»га хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр тутыралар.
Автомобиль салонына генератор, шуроповерт, моторлы пычкы, газ балоны, чәйнек, җылы киемнәр, азык-төлек кебек нәрсәләр белән шыплап тутырыла.
Алмаз үзенең бертуганы Илназ һәм Раилнең әтисе Наил Габдрахманов белән юлга кузгалалар. Аларны Луганск Халык Республикасы җирендә батальон командиры майор Раил Габдрахманов һәм Чуаш Кичүендә туып үскән батальон командиры, майор Дамир Ганиев каршы алган.
Махсус операциядә катнашучы Әлки ир-атлары гуманитар ярдәм итүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт юллаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз