news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Камал театры артисты Әсхәт Хисмәтов Әлки районы интернатына ярдәм күрсәткән

Казан циркы җитәкчелеге күрсәткән хәйрия ярдәме кысаларында Әлки районы интернатында яшәүчеләр «Барысы да яхшы булачак!» грандиоз бию-цирк программасын карап кайтты. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында хәбәр ителә.

Район интернат йорты директоры Евгений Васяйчев сүзләренчә, бу алар алган беренче хәйрия ярдәме түгел.

Күптән түгел Түбән Әлки авылында туган Татарстан Республикасының халык атказанган артисты Әсхәт Хисмәтов акчалата ярдәм күрсәткән. Бу акчага тәрбияләнүчеләр өчен телевизор һәм су өчен кулер сатып алынган.

«Интернат-йорт администрациясе ярдәм күрсәткәне өчен якташыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерә», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot