«Миңа калса, күпчелек мине – җырчы Алия Исрафилова буларак белә. Ә нәкъ менә укытучы икәнемне, бәлки белеп тә бетермиләрдер. Дөресен әйткәндә, алдан бу ике юнәлешне кисештермәскә дә тырыша идем. Омтылмадым да. Минем өчен җыр, сәхнә өлкәсе иҗаты һәм укыту – аерым тармаклар. Ә болай, әлбәттә, мәктәптә укыган чакта ук җырга мәхәббәтем, җырлауга сәләтем уянгач – җырчы булырга хыялландым. Әмма югары уку йортын сайлау вакыты килеп җиткәч, әти-әниләрем белән бик озак уйлашкач – миңа башка юнәлешне карап карарга киңәш бирделәр. Аларның киңәшләренә колак салдым, тыңладым. Җырларга яратудан тыш, балачактан ук әдәбият белән кызыксындым, китаплар укырга ярата идем. Үзем дә каләм тибрәтергә яраттым. Шулай итеп журналистика өлкәсе үзеннән-үзе җәлеп итте.
Журналистикада – гел яңалык кирәк, бүгенге көн сулышы белән яшәү зарур бит инде. Гомумән, журналистка хас булырга тиешле кайбер сыйфатлар миңа шулкадәр кызыклы тоелды. Үзем дә шушы сыйфатларны булдырырга хыялландым. Ачык һәм алдынгы карашлы булырга кирәклеге, күзәтүчәнлек, ниндидер аралашучанлык… Менә шушы сыйфатларга ия булырга омтылу Казан дәүләт университеты тупсасына алып килде. Һәм медиаюнәлеш өлкәсе хәйран кызыклы булып чыкты, шәхсән үземне күп нәрсәгә өйрәтте.
Җыр сәнгате исә хобби буларак калды. Ләкин мин бик бәхетле кеше. Минем тормышта җырчы булу һәм журналистика параллель рәвештә бара», – ди ул.
Алия Исрафилова белән «Интертат» сайты өчен Юлай Низаев сөйләште.