news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алиханов Татарстанны сәнәгать ягыннан караганда терәк төбәк дип атады

Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов Казанда башлана торган БРИКС саммиты алдыннан "Татарстанда эшләнгән" (Сделано в Татарстане") күргәзмәсен карады. Республиканың сәнәгать потенциалы турында аңа ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләгән, дип хәбәр итә аның җитәкчелегендә эшләүче ведомство матбугат хезмәте.

"Татарстан - сәнәгать күзлегеннән терәк төбәк. Ил өчен экспорт мөмкинлекләре зур булган мөһим предприятиеләр күп", - дип ассызыклады Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

Фото: © ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

"Республика җитәкчелеге Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ярдәм чараларын куллана белүенә сөенәм. Соңгы визит вакытында без Рөстәм Нургалиевич (Миңнеханов - Т.И.) белән Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы линиясе буенча норматив базаларга өстәмәләр, үзгәрешләр мөмкинлекләре турында сөйләшкән идек. Мөһим тәкъдимнәр ясалган иде, без инде алар буенча эш башладык. алар Татарстанга гына түгел, илнең башка төбәкләренә дә сәнәгатьне үстерергә булышыр дип өметләнәбез", - дип өстәде ул.

"Президентыбыз (Владимир Путин - Т.И. искәрмәсе) тарафыннан амбициоз бурычлар куелган. өстәмә кыйммәт ягыннан без җитди үсешкә ирешергә тиеш - 2030 елга 40 процентка диярлек. Эшкәртүдә үсеш югары. Хәзер безнең бурыч - яңа юллар табу, банк ставкалары югары булуга карамастан, техник лидерлык белән илкүләм проектларны тормышка ашырылырлык булсын", - дип аңлатты Алиханов.

Фото: © ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте

Федераль министр сүзләренчә, бу "химиядәге яңа материалларга да кагыла". "Татарстанның бу өлкәдә перспективалары яхшы. Нефть химиясе - бу илкүләм проект өчен база. Хәзер тармак лидерлары - "Сибур", "ТАИФ« һәм башкалар белән, тышкы базарга һәм эчке базарга карап, кирәкле товарлар чылбырын торгызу буенча эшлибез", - дип тәгаенләде Алиханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100