news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алиханов Казан вертолет заводына: 70тән артык машинага заказ булачак

Алиханов Казан вертолет заводына: 70тән артык машинага заказ булачак
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Россиянең транспорт тармагы ихтыяҗлары өчен Ми-8МТВ-1 вертолетларын җитештерү буенча өч еллык программа төгәлләнә. Бу хакта илнең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов белдерде. Бүген Казан вертолет заводы әлеге машиналар партиясен Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә тапшырды .

«Программаны озайту турында фикер алыштык, чөнки заводка заказлар булу бик мөһим. Һәм киләсе өч елга ким дигәндә 70 машинага зур заказ булачак», – дип белдерде министр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чиратында федераль хөкүмәткә һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына мондый карар өчен рәхмәт белдерде.

«Заказны сыйфатлы итеп үтәрбез», - дип белдерде Миңнеханов.

Соңгы биш елда Казан вертолетлар заводы бик нык үзгәрде һәм бүген ул дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча предприятие, дип өстәде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot