news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алиш исемендәге Пионерлар сараен саклау проекты дәүләт экспертизасы узды

Абдулла Алиш исемендәге Казан пионерлар һәм укучылар сараен саклау буенча эшләр проекты Дәүләт экспертизасы узды. Проект буенча уңай бәяләмә Бердәм дәүләт реестры сайтында бастырылган.

Галактионов урамы, 24 адресы буенча урнашкан Казан Пионерлар сараен саклап калу эшләре мебель, җиһазлар һәм инвентарь сатып алуны, шулай ук территорияне төзекләндерүне күздә тота.

Пионерлар сарае 1956-1961 елларда төзелгән. Мондый пионерлар сарайлары шулай ук Брянск, Орел, Уфа, Төмән шәһәрләрендә дә төзелә. Казан өчен проектны урында архитекторлар Павел Саначин һәм Георгий Солдатов, шулай ук баш конструктор Осия Берим җайлаштырган.

Алиш исемендәге пионерлар сараеның өч катлы бинасы совет неоклассицизмы үрнәге булып тора. Балалар иҗаты сарае эчендә 50дән артык бүлмә бар.

Авария хәлендәге объект 2024 елда ябылган, реставрация эшләре 2021 елда ук планлаштырылган була. 2025 ел ахырына һәйкәлне яңартуның беренче этабы тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot