news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алисә Галләмова шахмат буенча Россия чемпионатының беренче турында Алинә Кашлинская белән уйнаячак

Беренче турда 7 тапкыр Россия чемпионы булган Петр Свидлер белән Борис Грачев очраша

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Кичә Россия чемпионатының ир-атлар арасында 67 чемпионатының һәм хатын-кызлар арасында 64 чемпионатлары суперфиналларының тантаналы ачылышында җирәбә салдылар.

Күп тапкыр Россия чемпионы, 2010 елда Россия җыелма командасында Олимпия чемпионы, Казан шахматчысы Алисә Галләмова шахмат буенча Россия чемпионатының беренче турында Алинә Кашлинская белән уйнаячак. Беренче турда 7 тапкыр Россия чемпионы Петр Свидлер белән Борис Грачев очраша.

Моннан тыш, җирәбә буенча Никита Витюгов белән Игорь Лысый уйнаячак, Дмитрий Яковенко – Ян Непомнящий, Сергей Карякин – Денис Хисмәтуллин, Вадим Звягинцев – Александр Морозевич.

Хатын-кызлар турнирында беренче турда Александра Костенюк - Екатерина Ковалевская, Валентина Гунина - Александра Горячкина, Олеся Гиря - Наталья Погонина, Оксана Грицаева - Анастасия Боднарук уйный.

Искәртеп узабыз: ярышлар Казан Кремле территориясендә 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр уздырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot