news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алисә Галләмова: “Казанда бик яхшы уйнамыйм, әмма тырышачакмын”

Казан шахматчысы Татарстан башкаласында Россия чемпионаты суперфиналында катнаша

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Күп тапкыр Россия чемпионы, 2010 елда Россия җыелма командасында Олимпия чемпионы, Казан шахматчысы Алисә Галләмова Казанда хатын-кызлар арасында шахмат буенча Россиянең 64 нче чемпионатының суперфиналында катнаша.
“Бу турнирның Казанда узуы шатлыклы хәбәр. Башка шахмат турнирларының да иң югары дәрәҗәдә узуын телим. Кызганычка каршы, Казанда бик яхшы уйнамыйм, башка шәһәләрдә яхшырак килеп чыга. Әмма тырышачакмын, бик тә отасым килә”, - диде Алисә Галләмова Россия чемпионаты ачылышына багышланган матбугат конференциясендә.
Искәртеп узабыз, ярышлар 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot