news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе 2026 елның 1 сентябрендә ачылачак

Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе 2026 елның 1 сентябрендә ачылачак
Фото: «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың фигуралы шуу мәктәбе Казанда быел 1 сентябрьдә ачылачак. Бу хакта ТР спорт министры Владимир Леонов үзе җитәкләгән ведомство коллегиясенең йомгаклау утырышында хәбәр итте.

Мәктәп фигуралы шуу үзәге базасында эшләячәк, аны Республика һәм Шәһәр көнендә, 30 августта ачу күздә тотыла.

«Алина [Заһитова] белән актив эшлибез, тренерлар составын сайлыйбыз», – дип билгеләде Владимир Леонов.

2023 елның июнендә Алинә Заһитова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, анда алар фигуралы шуу мәктәбе проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Ясалма бозлы ябык боз сараен елга портыннан ерак түгел Портовая урамында, элеккеге «Водник» стадионы урынында төзиләр. 2025 елның августында проектны гамәлгә ашыруга 1,29 млрд сум бүлеп бирәчәкләре билгеле булды.

Бу боз аренасы, хореография һәм гомуми физик әзерлек заллары, шулай ук массакүләм шуу зоналары һәм кафелары булган эре тренировка комплексы булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot