news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитовага «Яңа заман спортчысы» премиясен бирделәр

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Яңа заман спортчысы» («Спортсмен нового времени») номинациясендә премия алуын шәрехләде.

«Бу бүләк өчен зур рәхмәт. Минем өчен «Яңа заман спортчысы» номинациясендә җиңү зур кыйммәткә ия, чөнки спорт – ул минем бөтен тормышым», - диде Заһитова. Бу хакта «Матч ТВ» хәбәр итә.

Моннан тыш, Әлмәттә туып-үскән кыз Россия спортына нәрсә кирәк булуын белүе турында әйтте.

«Мин безнең спортка нәрсә кирәген беләм, сезнең белән бергә аны көчлерәк итәсем килә. Әлегә спортчы һәм телетапшырулар алып баручы буларак, ә киләчәктә — кем белгән», - диде Алинә Заһитова.

Искәртик, ул 2018 елда Олимпиадада җиңгәннән соң спорт карьерасын туктатып торды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100