news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова: Путиннан интервью аласым килә

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия Президенты Владимир Путиннан интервью алырга теләвен белдерде. Бу хакта ул «Журналист буларак кем белән интервью эшләргә телисез?» дигән сорауга җавап итеп әйтте.

«Ой, белмим... Владимир Владимирович белән! Ә ни өчен юк? Әмма, әлбәттә, әлегә мин моны эшләргә җыенмыйм, минем әле тәҗрибәм җитәрлек түгел», – дип яза «Р-Спорт» Заһитованың сүзләрен.

Исегезгә төшерәбез, Заһитова Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең журналистика факультетында (РАНХиГС) белем ала.

20 яшьлек Алинә спорт карьерасын Беренче каналдагы «Ледниковый период» тамашасының алып баручысы роле һәм коммерцияле боз тамашаларында чыгыш ясау өчен туктатып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100