news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова профессиональ карьерасын тәмамлавын әйтте

Алинә Заһитова профессиональ карьерасын тәмамлавын әйтте
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова карьерасын 2019 елда тәмамлавы турында белдерде.

«2019 елда карьерам тәмамланды, барысы да шундый кинәт килеп чыкты, мин алга таба нәрсә эшләргә, нинди һөнәр сайларга белми аптырап калдым. Шулвакыт миңа «Ледниковый период»та алып баручы ролендә катнашырга тәкъдим иттеләр. Бу яхшы тәҗрибә, әмма мин моны уңышлы эшем дип әйтә алмый. Дөресрәге, бу минем максималь дәрәҗәдә уңышсыз эшем», – диде Заһитова «Советский спорт»ка биргән интервьда.

Исегезгә төшерик, элегрәк ул карьерасын туктатып кына торуы турында белдергән иде. Шуннан бирле элеккеге фигуралы шуучы «Ледниковый период» кебек төрле шоуларда катнашты. Хәзер исә Заһитова Беренче каналда үзенең влогын алып бара – ул Гран-при этаплары вакытында күрсәтелә. Шулай ук спортчы төрле боз тамашаларында чыгыш ясавын дәвам итә.

Алинә Заһитова Пхенчханьдагы Олимпия уеннарында җиңгәннән соң профессиональ бозда башка чыгыш ясамаска карар кылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100