Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алинә Заһитова Казанда фигуралы шуу үзәген төзү өчен рөхсәт алды
«Динамо» олимпия резервындагы республика спорт мәктәбе Казанда Алинә Заһитованың фигуралы шуу үзәген төзүгә (җиһазлар һәм инвентарь сатып алуны да кертеп) рөхсәт алды. Мәгълүмат Казан башкарма комитеты сайтында урнаштырылган.
Үзәкне төзү эшләре 2025 елдан башлап Порт һәм Девятаев урамнары киселешендә алып барыла. Проект Татарстан хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла. Аны булдыру идеясен Алинә Заһитова үзе 2023 елда Санкт-Петербург халыкара икътисади форумында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашу вакытында тәкъдим иткән иде. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән инвестицияләрнең гомуми суммасы 1,29 миллиард сумнан артык.
Үзәкнең гомуми мәйданы 6,5 мең квадрат метрдан артык булачак. Анда 252 тамашачыга исәпләнгән 60x30 метрлы боз аренасы, шулай ук тренажер һәм хореография заллары, гомуми физик әзерлек заллары, бию һәм уен заллары, медицина пункты һәм буфет булачак. Фасадның боздагы тимераяк эзләрен хәтерләткән дизайны үзәкнең үзенчәлеге булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз