news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Казан яшьләренә үзенең уңыш тарихын сөйләячәк

Алинә Заһитова Казан яшьләренә үзенең уңыш тарихын сөйләячәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда, «УРАМ» экстрим-паркында, 29 июньдә фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Алинә Заһитова белән очрашу була. Чараны Россиянең «Белем» җәмгыяте оештыра.

Спортчы чемпион характерын тәрбияләү һәм спортта карьера төзү турында сөйләячәк, үзенең уңыш тарихы һәм шәхси киңәшләре белән уртаклашачак. Чарада теләге булган һәркем катнаша ала.

Очрашу «УРАМ» яшьләр экстрим-паркында (Кремль яр буе, 33) 17.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot