news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова «Ел татарлары» халык тавыш бирүендә җиңүче булды

Алинә Заһитова «Ел татарлары» халык тавыш бирүендә җиңүче булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Ел татарлары» рейтингының «Халык сайлавы» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Миллиард.Татар» медиа басмасы яза.

Тавыш бирү финалы 15 декабрьдә башланды. Дүрт көн дәвамында кызу көрәштә ике фаворит билгеләнде. Алар –фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова һәм музыкант, блогер Раил Арсланов.

Нәтиҗәдә, Алинә Заһитова 28 472 тавыш җыйган (»Миллиард.Татар» телеграм-каналында аның өчен 27 588 кеше тавыш биргән, «ВКонтакте» социаль челтәрендә — 873), ә Раил Арсланов — 27 948 (аны 27 892 һәм 56 кеше сайлаган).

news_right_1
news_right_2
news_bot