news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова: БРИКС уеннарында кышкы спорт төрләрен күрәсе килә

Киләчәктә БРИКС уеннарында кышкы спорт төрләрен дә күрергә кызык булыр иде, дип белдерде фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы һәм турнир илчесе Алинә Заһитова. Бу хакта «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының Мәскәүдәге вәкиле Динә Газалиева Санкт-Петербургтан хәбәр итә.

«Миңа, фигуралы шуучы буларак, әлбәттә, БРИКС уеннарында алга таба кышкы спорт төрләре үсешен күрергә кызык булыр иде», – диде Заһитова.

Ул барысын да турнир көннәрендә Казанга килергә, Россия һәм дустанә илләр спортчыларының спорт ярышларыннан ләззәт алырга чакырды.

«БРИКС уеннарының безнең Россиядә, туган ягым Казан шәһәрендә узачагына бик шатмын. Уеннарның илчесе буларак, мин бу үсеп килүче брендка игътибар җәлеп итү белән шөгыльләнәчәкмен. Барысын да Казанга БРИКС уеннарына чакырам. Оештыруның югары дәрәҗәдә булачагына йөз процентка ышанам», – дип ассызыклады спортчы.

news_right_1
news_right_2
news_bot