news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова бокс ярышы тамашасында чыгыш ясаячак

Фигуралы шууда Олимпия чемпионы Алинә Заһитова бокс буенча күрсәтмә ярышта катнашачак. «Р-Спорт» шул хакта хәбәр итә.

Чыганак мәгълүматлары буенча, 20 яшьлек спортчының көндәшенең исеме соңрак билгеле булачак.

Ә Заһитова үзе социаль челтәрләрдә бокс пирчәткәләре киеп төшкән фотосын урнаштырган һәм: «Ниндидер яңа нәрсәгә әзерләнәм», – дип язып куйган.

news_right_1
news_right_2
news_bot