news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова балалар өчен мастер-класслар үткәрәчәк

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова яшь фигуралы шуу осталары өчен мастер-класслар үткәрәчәк. Бу хакта TeamZagitova телеграмм-каналы хәбәр итә.

9 июльдә мастер-класс Санкт-Петербургта, 11 июльдә Тулада һәм 13 июльдә Калугада узачак.

Шунысын да искәртик, Алина Заһитова 2019 елның декабреннән рәсми турнирларда бозга чыкмый. Ул «Гран-при» финалында алтынчы урынны алганнан соң, ә аннары Россия чемпионатыннан алынгач, карьерасын туктатып тору турында игълан итте.

Аннары Алинә үзен телевидениедә тапшырулар алып баручы, журналист ролендә сынап карады, ә шушы көннәрдә боксчылар рингына чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100