Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алина Заһитова фестивальдә гольф уйнавын күрсәтте
Гольф буенча күнегүләрдән тыш, 18 яшьлек фигуралы шуучы Россия спорт министры Олег Матыцин һәм «Сильные фигуры» фестиваленең башка кунаклары белән аралашты.
(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы, 18 яшьлек Алинә Заһитова Тверь өлкәсендә «Завидово» гольф-кубында узган «Сильные фигуры» фестивале кунагы булды.
«Үзем өчен искиткеч спорт төре — гольфны ачуыма бик шатмын. Завидово — искиткеч урын, табигате бик матур. «Сильные фигуры» фестивален оештыручыларга чакыру өчен рәхмәт», — дип язган фигуралы шуучы һәм Instagram челтәрендәге үз битендә берничә фотосурәт куйган.
Гольф буенча күнегүләрдән тыш, Алинә Заһитова Россия спорт министры Олег Матыцин, Россия Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, Россия Олимпия комитетының элеккеге президенты Александр Жуков, шулай ук тимераякта шуу спорты буенча Турин-2006 Олимпия чемпионы Светлана Журова белән аралашты.
Посмотреть эту публикацию в InstagramПубликация от Alina Zagitova (@azagitova)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз