news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Гайфетдинова Россия Кубогы финалында алтын медаль яулады һәм ил рекордын кабатлады

Алинә Гайфетдинова Россия Кубогы финалында алтын медаль яулады һәм ил рекордын кабатлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Йөзүче Алинә Гайфетдинова Россия Кубогы финалында 50 метрлы дистанциядә аркада йөзүдә алтын медаль яулады һәм бу дистанциядә ил рекордын кабатлады, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

Турнир Санкт-Петербургта уза. Гайфетдинова дистанцияне 27,23 секундта үтте һәм 2018 елда Анастасия Фесикова куйган рекордны кабатлады. Мария Осетрова (28,05) – икенче, Арина Хитева (28,15) өченче урынга лаек булды.

Россия Кубогы финалы 21 апрельдә тәмамлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot