news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Давыдова: Татар эстрадасы бик актив, үсә, һәм татар мәдәниятен бик күтәрәләр

Җырчы Алинә Давыдова популяр булу, татар мәдәниятен үстерү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Алинә Давыдова: Татар эстрадасы бик актив, үсә, һәм татар мәдәниятен бик күтәрәләр
Фото: Нияз Галиев

«Мин социаль челтәргә фортепианода уйнап, танылган җырларга каверлар төшереп кертергә яратам. Шулай бер көнне язылучыларыма:«Нинди җырга кавер төшерим? Языгыз әле», - дип сорау бирдем. Берсе миңа «Матушка» дип язды. Шул ук көнне ирем, эштән кайткач, радиодан матур җыр ишеткәнен әйтте. Бу шул ук «Матушка» җыры булып чыкты. Һәм шулай итеп, мин аның башта русчасын башкардым, аннары инде татарчага тәрҗемә итеп җырладым. Бу җыр миңа тагын да популярлык өстәде.

Мине һәм, минемчә, тагын бик күпләрне Илсөя Бәдретдинова илһамландыра. Аның үзенә күрә бер «планка»сы бар. Хатын-кыз җырчылар арасында Илсөя Бәдретдинова һәм Гүзәл Уразованыкына җитәрлек концертлар куючы юк. Әлбәттә, шушы дәрәҗәгә җитәсе, үземнең концертларымны тагын да затлырак, көчлерәк итәсе килә. Бәлки, ул хәзерге вакытта түгел, ә тора-бара, еллар үткәч, популярлашып киткәч булыр.

Хәзер бит татар эстрадасы ул бик актив, үсә, һәм татар мәдәниятен, хәтта татар дискотекаларын да бик күтәрәләр. Минем мондый кешеләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Бу – татар телен саклауга бик ярдәм итә. Мин татар эстрадасының тагын үсүен теләр идем. Һәрбер артист үзенең «планка»сын куйсын иде, башкалардан калышмыйк»,- ди ул.

Алинә Давыдова белән «Интертат» сайты өчен Фирүзә Гыйниятова сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot