news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Давыдова махсус операция катнашучыларына: Егетләребез, исән-сау кайтып җитегез!

Татар эстрадасы җырчысы Алинә Давыдова «Җиңү армиясенә кушыл!» телемарафонында махсус хәрби операциядә катнашкан егетләргә исән-сау кайтып җитүләрен теләде.

«Егетләребез, исән-сау кайтып җитегез, туган җирләребездә бәхетле булып күрешергә насыйп булсын!» – диде җырчы.

Алинә Давыдова «Матушка земля» җырының татарча вариантын тәрҗемә итеп җырлый башлау тарихы турында да сөйләде.

«Бу – патриотик рухтагы җыр. Җырны Дагыстан биюләрен кушып матур итеп интернетка чыгаргач, Татарстаным, Россиям – туган илем, дип, тәрҗемә итәргә кирәк, дидем. Гөлфия апа Шакирова тиз арада җиңел итеп язып бирде. Җыр шулкадәр популяр булып китте. Татарча вариантын чыгара алмассызмы икән дип, халкыбыз өчен бу җырны татарча итеп чыгардым. Әлеге җырны башкаручы Татьяна Куртукова белән элемтәгә чыгып булмады. Бәлки, ул безнең якларга килгәч, аның белән бу җырны дуэт итеп тә башкарырбыз», - диде җырчы.

Ул әлеге җырны «Болгар» радиосы студиясендә туры эфирда җырлап күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100