news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитованың әтисе кызының чыгышларын туры эфирда карый алмавын әйтте

Тиздән фигуралы шуучы Japan Open турнирында чыгыш ясаячак.

Алинә Заһитованың әтисе кызының чыгышларын туры эфирда карый алмавын әйтте
kremlin.ru

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Фигуралы шуучы Алинә Заһитованың әтисе, “Ирбис” яшьләр хоккей командасының баш тренеры Илназ Заһитов кызының чыгышларына мөнәсәбәте турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

“Аның һәр чыгышы алдыннан дулкынлану бар. Шуңа күрә аның чыгышларын туры эфирда карамыйм, бары тик язмаларын гына карыйм. Барысы да дулкынлану аркасында”, - диде Илназ Заһитов.

5 октябрьдә Алинә Заһитова Japan Open еллык халыкара турнирында чыгыш ясаячак. Аны Япониянең тимераякта шуу спорты федерациясе оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot