news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионкасы "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумында катнаша.

Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды
instagram.com/rusminnikhanov

(Мәскәү, 9 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). ТР Президенты фәрманы нигезендә атказанган спорт мастеры, фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Бүләкне Алинәгә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Бүген Мәскәүдә "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумы уза. Форумга ул үзе шөгыльләнә торган "Самбо-70" спорт үзәге җитәкчесе Ренат Лайшев белән килгән.

"Минем өчен бу форумда катнашу зур мәртәбә. Яшьләргә сәламәтлек, көч телим. Алларына максат куеп, шуңа ирешергә омтылырга, иң мөһиме, бирешмәскә кирәк", - диде Алинә Заһитова.

Форумны алып баручы Ләйсән Дусаева Алинә Заһитова белән булган бер хәлне телгә алып узды. Алинә туктаган кунакханәдә янгын чыккач, әнисе әйберләр җыя башлагач, "ташла, әни, тимераякларны ал да йөгердек" дигән.

  • 15 яшьлек Алинә Заһитова 2018 елда Пченчхандагы Олимпиадада Россия өчен беренче алтын медальне яулап алды. 2019 елда дөнья чемпионаты җиңүчесе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot