news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова үзизоляция урынын алыштырган

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы шәһәр фатирыннан кала читендәге йортка күченгән.

Алинә Заһитова үзизоляция урынын алыштырган
https://www.instagram.com/azagitova/

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзизоляция урынын алыштырган.

Казанда әти-әнисе фатирында берничә атна яшәгәннән соң, Заһитова шәһәр читендәге йортка күченгән.

Соңгы вакытта Instagram социаль челтәрендә үз каналын шактый актив алып баручы Заһитова сторизга акиту-ину токымлы Масару (японча «җиңү» дигән сүз – Т-и иск.) кушаматлы эте белән төшкән фото урнаштырган. Алинә фото астына, үзизоляция режимы тәмамлануын көтеп күрәсең, «Көтәбез» дип язып куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100