news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова үзенең тренерын Халыкара бәйгедә җиңүе белән котлады

Этери Тутберидзе «Иң яхшы тренер» номинациясендә ISU Skating Awards Халыкара тимераякта шуучылар берлеге премиясенә лаек булды.

Алинә Заһитова үзенең тренерын Халыкара бәйгедә җиңүе белән котлады
Абдул Фархан

(Казан, 12 июль, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең тренеры Этери Тутберидзены ISU Skating Awards Халыкара тимераякта шуучылар берлеге премиясенә лаек булуы белән тәбрик итте. Тутберидзе «Иң яхшы тренер» номинациясендә җиңде.

«Этери Георгиевнаны котлыйм, ул моңа лаек», — дип язган Заһитова Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә.

Шунысын да искәртик: 18 яшьлек фигуралы шуу остасының үзенә әлеге премиядә катнашырга тәкъдим итмәделәр, бу күп кенә белгечләр һәм экспертларны аптырашка калдырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot