news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Япония Премьер-министрына уенчык эт бүләк итте

Синдзо Абэ сүзләренчә, Масару кушаматлы этне тарихи ватанында көтәләр.

Алинә Заһитова Япония Премьер-министрына уенчык эт бүләк итте
архив kremlin.ru

(Казан, 24 июль, “Татар-информ”). Япония Премьер-министры Синдзо Абэ үз резиденциясендә Россиянең фигуралы шуу остасы Алинә Заһитованы кабул итте. Спортчы аңа акита-ану токымлы уенчык эт бүләк иткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Очрашуда Абэ Заһитованы спортта ирешкән уңышлары белән котлады. Сөйләшүдә ул Масару кушаматлы этне дә искә алды. Ике ел элек Япониянең Акита префектурасы хакимияте һәм Синдзо Абэ Алинә Заһитовага акита-ану көчеге бүләк иткәннәр иде.

“Префектурада яшәүчеләр сезнең Масару белән аның тарихи ватанына килүегезне түземсезләнеп көтә”, - диде Премьер-министр.

Алинә Масаруның очышларны бик авыр кичерүен һәм аны багаж бүлегендә түгел, ә салонда алып килергә теләвен дә әйтте. Япония Хөкүмәте башлыгы хезмәттәшләре белән бу хакта сөйләшергә вәгъдә бирде.

Шуннан соң Алинә Заһитова Абэга йомшак уенчык бүләк итте. “Бу миңа Масару урынына”, - дип шаяртты Япония премьеры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100