news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак

Агымдагы елның октябрендә 18 яшьлек фигуралы шуучы «Ледниковый период» тамашасын алып бара.

Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак
https://navka.show/

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Татьяна Навка җитәкләгән «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак. Спектакльләр «Мегаспорт» аренасы бозында 2020 елның декабрь ахырында һәм киләсе елның гыйнвар башында күрсәтеләчәк.

«Кадерле дуслар, иң популяр сорауга җавап бирәбез. Әйе, Алинә Заһитова бу елда тамашада катнашачак. Сезнең күбегез бу яңалыкка бик шатланыр, дип ышанабыз! Сезне әкиятләребездә көтеп калабыз! Бу хакта Instagram челтәрендәге шоуның рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot