news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Россия Спорт министрлыгы милли премиясе номинантлары исемлегенә кергән

Лауреатларны котлау тантанасы 4 декабрьдә уза.

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия Спорт министрлыгы милли премиясе номинантлары исемлегенә кергән. Тавыш бирү сишәмбе көнне оешманың рәсми сайтында башлана. Алинә Заһитова “Ел спортчысы” номинациясендәге премиягә дәгъва кыла. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Әлеге номинациядә шулай ук гимнаст Ангелина Мельникова (2018 елгы дөнья чемпионатында өч көмеш медаль иясе) һәм рапирачы Инна Дериглазова (2018 елгы Европы чемпионы) көч сынаша.

Исемлектә Футбол буенча Россия җыелмасының баш тренеры Станислав Черчесов та бар. Черчесов - “Ел тренеры” премиясе номинанты. Аның көндәшләре - чаңгы ярышлары буенча Россия җыелмасының баш тренеры Елена Вяльбе һәм җиңел атлет Мария Ласицкененың шәхси тренеры Геннадий Габрилян.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot