news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Россия чемпионатында күрсәтмә номер белән чыгыш ясаячак

Россия чемпионаты 23-26 декабрьдә Санкт-Петербургта уза.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Сергей Гаврилов). 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Санкт-Петербургта фигуралы шуу буенча Россия чемпионатында күрсәтмә номер белән чыгыш ясаячак, бу хакта турнир башланыр алдыннан матбугат конференциясендә әйтелде.

Заһитова инде берничә ел рәсми ярышларда катнашмый, ул җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 19 яшьлек Заһитова 2018 елда ил чемпионатында җиңү яулады, элек көмеш призер булган иде.

Бу хәлне Россиянең фигуралы шуу федерациясе генераль директоры Александр Коган аңлатты. «Күрсәтмә чыгышларда Олимпия уеннарының көмеш призеры Евгения Медведева, ике тапкыр ил чемпионы һәм Олимпия чемпионы Алинә Заһитова катнашачак»,— дип хәбәр итте Коган Россия чемпионаты алдыннан узган матбугат конференциясендә.

Россия чемпионаты 23-26 декабрьдә Санкт-Петербургта узачак, аның нәтиҗәләре буенча Кытайдагы Олимпия уеннарында катнашу өчен фигуралы шуу буенча ил җыелма командасы формалаштырылачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot