news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Олимпиадада Россия өчен беренче "алтын"ны яулады

Көмеш медальне дә Россия спортчысы Евгения Медведева алды. "Бронза" Канада спортчысы Кейтлин Осмондка булды.

(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). 15 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова Пченчхандагы Олимпиадада Россия өчен беренче алтын медальне яулап алды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Көмеш медальне дә Россия спортчысы Евгения Медведева алды. "Бронза" Канада спортчысы Кейтлин Осмондка булды.

Заһитова кыска һәм ирекле программалар өчен 239,57 балл, Медведева 238,26 балл җыйды.

Ирекле программа өчен Алинә дә, Евгения дә 156,65шәр балл туплый алды.

"Татар-информ" Алинә Заһитова Олимпиадада дөнья рекорды куйды, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100