news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Олимпиадада ирекле программада җиңде

15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды.

(Казан, 12 февраль, "Татар-информ"). 15 яшьлек фигуралы шуучы, Европа чемпионы Алинә Заһитова Пхенчханда ирекле программада беренче булды. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Алинә 158,8 балл җыйды. Икенче урында Америка спортчысы Мирай Нагасу (137,53), өченче урында Канада спортчысы Габриэль Дэйлман (137,14).

Кыска программада Евгения Медведева рекорд куеп, беренче урынны яулады.

Ирләр арасында ирекле программада Максим Коляда икенче урын алды.

Россия спортчылары әлегә команда турнирында икенче урында 

news_right_1
news_right_2
news_bot