news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Олимпиадада дөнья рекорды куйды

Берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын Алинә Заһитова яңартты.

(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Бу турыда RT хәбәр итте.

Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды. Евгения Медведева 81,61 балл алган иде.

Моңа кадәр Заһитова ирекле программада беренче булды. Аның бу җиңүе Россия командасына көмеш медаль яуларга ярдәм итте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot