news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Оберстдорфтагы турнирда ике дөнья рекорды куйды

Оберстдорфтагы чыгышы вакытында ирекле программада Алинә Заһитова 158,50 балл җыйган.

(Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ"). Олимпия чемпионы, тимераякта фигуралы шуучы Алинә Заһитова Германиядә ирекле программада һәм “Челленджер” сериясе турнирында ике дөнья рекорды куйды. Бу хакта RT хәбәр итә.

Оберстдорфтагы чыгышы вакытында ирекле программада Алинә Заһитова 158,50 балл җыйган.

Нәтиҗәдә фигуристка 238,43 балл туплаган. Ирекле программада 158,50 һәм кыска программада 79,93 балл җыйган.

  • Алинә Заһитова Оберстдорфта кыска шуу программасыннан соң алдынгы булган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot