news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова: Мин халкыма зур рәхмәт белдерәм һәм татар булуым белән горурланам

Удмуртиядә очрашу вакытында Алинә "Синең белән татар халкы бик горурлана, милләттәшләреңә нәрсә әйтер идең?" дигән сорауга җавап биргән.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Алинә Заһитова татар булуы белән горурлануын әйткән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.

Алинә Заһитова “Синең белән татар халкы бик горурлана, милләттәшләреңә нәрсә әйтер идең?” дигән сорауга Удмуртиядә очрашу вакытында җавап биргән. 

“Мин халкыма зур рәхмәт белдерәм һәм татар булуым белән горурланам”, — дигән 16 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова.

"Алинәнең һәрбер хәрәкәтенә, аралашуына игътибар итеп тордым. Татар милләтендә булган тыйнаклык сыйфаты күзгә бәреп тора. Әрсез журналистларның Евгения Медведева белән мөнәсәбәтләре турындагы сорауларына җавап итеп, ул елмаеп кына куйды. Шул ук вакытта хәрәкәтләрендә артистлык чалымнары нык чагыла", дип яза Рәфилә Рәсүлова "Яңарыш" сайты хәбәрендә.

27 майда Алинә Заһитованы Удмуртиядә тантаналы рәвештә каршы алганнар. Ул Рес­публика Башлыгы Александр Бречалов белән очрашкан. Александр Бречалов Алинә Заһитовага туган шәһәре Ижевскида дүрт бүлмәле фатир ачкычын тапшырган.

Алинәне каршы алырга аның беренче тренеры Наталья Антипина да килгән. “Без беренче тренерым белән Санкт-Петербург шәһәренә барып шөгыльләндек. Мин шунда Евгений Плющенконы беренче тапкыр күрдем, аңа астан өскә таба карый идем һәм миңа бу бик ошый иде”, — дип әйткән Алинә.

Алинә “Олимпиец” боз сараенда дистәләгән яшь спортчылар белән бер сәгать дәвамында остаханә уздырган. Аңа беренче тренерлары ярдәмгә килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100