news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды

Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костнер узды.

(Казан, 21 март, “Татар-информ”). Россиянең фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында кыска программада икенче урын алды, дип яза ТАСС.

Олимпия чемпионкасын италияле Каролина Костнер узды. Өченче урынга Япония фигуралы шуучысы Сатоко Мияхара чыкты. Россиялеләр Мария Сотскова белән Станислава Константинова 5нче һәм 16нчы урынны билиләр.

Алинә Заһитовага 15 яшь, зурлар фигуралы шууында беренче сезонын чыгыш ясый. Спортчы үзе чыгыш ясаган барлык стартларда да отты, шулай ук Пхенчанда Олимпия уеннарында да.

Ике тапкыр Дөнья чемпионы, Олимпиадада ике көмеш медаль алган Евгения Медведева имгәнү сәбәпле, ярышларда катнашмый.

Фигуралы шуучыларның ирекле программасы 23 мартта тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot