news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында катнашачак

Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Алинә Заһитова һәм Евгения Медведеваны дөнья чемпионатына барачак спортчылар исемлегендә атады.

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе президенты Александр Горшков Алинә Заһитова белән Евгения Медведеваны Миланда (Италия) узачак дөнья чемпионатына барачак җыелма команда составында атады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты 19-25 мартта булачак һәм рәсми рәвештә Олимпиада сезонын ябачак.

Миланда катнашучы Россия җыелма командасы составына Алинә Заһитова, Евгения Медведева, Мария Сотскова, Михаил Коляда, Дмитрий Алиев керде.

Италиягә парлы шуучылардан Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов, Наталья Забияко һәм Александр Энберт, Кристина Астахова һәм Алексей Рогонов; биюче парлардан Александра Степанова һәм Иван Букин, Тиффани Загорски һәм Джонатан Гурейро бара.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot