news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова машина йөртү таныклыгы алган

Тимераякта фигуралы шуу остасына ике ел элек Пхенчхандагы Олимпиадада алтын медаль алган өчен BMW автомобиле бүләк иткәннәр иде.

Алинә Заһитова машина йөртү таныклыгы алган

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Тимераякта фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алина Заһитова машина йөртү буенча имтиханнарны уңышлы тапшырган һәм таныклык алган. Бу хакта спортчы Инстаграм битендә хәбәр итте.

«Ура! Минем хәзер машина йөртү таныклыгым бар. Миңа юлда йөрү һәм машина йөртү кагыйдәләрен өйрәткән өчен барлык укытучыларга һәм мәктәпкә рәхмәт! Бик борчылдым, ләкин дулкынлануымны җиңә алдым. Ярый әле, күнегүләр арасында кагыйдәләрне онлайн өйрәнү мөмкинлегем бар иде», — дип язган спортчы Инстаграмдагы сәхифәсендә.

Тимераякта фигуралы шуу остасына ике ел элек Пхенчхандагы Олимпиадада алтын медаль алган өчен BMW автомобиле бүләк иткәннәр иде.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

🚗 Ура!!! У меня теперь есть водительские права 🙌 Спасибо всем учителям и школе за то, что учили меня ПДД и вождению ☺️! Очень нервничала , но смогла справиться с волнением 🙈💪 Хорошо, у меня была возможность учить правила онлайн между тренировками... 🙏 **************************** * 🚗 Great day! Now I am the owner of the Driving license 🙌. Thank you to the Auto school for their lessons and teaching me 🙌. It was not so easy to pass exams 🙈, but I did it 🙏.

Публикация от Alina Zagitova (@azagitova)


news_right_1
news_right_2
news_bot