news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Мәскәүдә Татьяна Навканың «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясады

18 яшьлек фигуралы шуу остасы  принцесса Лея ролен башкара.

Алинә Заһитова Мәскәүдә Татьяна Навканың «Спящая красавица» тамашасында чыгыш ясады

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Татьяна Навканың «Спящая красавица. Легенда двух королевств» боз тамашасында чыгыш ясады. Тамаша Мәскәүдә «Мегаспорт» спорт сараенда узды.

18 яшьлек Алинә Заһитова принцесса Лея ролен башкарды. Принц ролендә Россиянең танылган фигуристы, ирләр арасында ялгыз шуучылар арасында Нагано-1998 Олимпия чемпионы 43 яшьлек Илья Кулик уйнады.

news_right_1
news_right_2
news_bot