news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге рейтингында лидер булды

Парлы спортчылар арасында Татарстан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов лидер булды.

Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге рейтингында лидер булды
архив kremlin.ru

(Казан, 12 декабрь, “Татар-информ”). Россия фигуристы, 2018 елның олимпия чемпионы Алинә Заһитова кызлар арасында Тимераякта шуу халыкара берлеге (ISU) рейтингын җитәкләде.

Ел нәтиҗәләре буенча яңартылган рейтингта Заһитова 4 мең 470 очко белән беренче урында тора. Евгения Медведева 4 мең 174 балл белән - икенче урында, өченчедә шундый ук очколар белән Канададан Кейтлин Осмонд булды.

Парлы спортчылар арасында Татарстан кызы Евгения Тарасова һәм Владимир Морозов 4 мең 703 балл белән лидер булды. 1080 баллны алар Пхенчхандагы Уеннарда яулады.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot