news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова карьерасын ни өчен туктатып торуын аңлатты

Җомга көнне Беренче канал эфирында 17 яшьлек спортчы үзенең спорт карьерасын вакытлыча туктатырга карар кылуы турында хәбәр итте.

Алинә Заһитова карьерасын ни өчен туктатып торуын аңлатты
архив/Абдул Фархан

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Ялгыз фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова үзенең карьерасын туктатып тору турындагы гаризасын аңлатты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Мин бик дулкынландым (интервью вакытында. - Ред. иск.) һәм үз фикеремне төгәл җиткерә алмадым. Минем өчен фигуралы шуу - ул минем тормышым, шуңа омтылып дүрт яшьтән башлап эшләгән хезмәтем һәм хәзер дә көн саен эшләвемне дәвам итәм. Минем барлык казанышларым, Олимпия алтыны һәм дөнья чемпионаты алтынын да кертеп, очраклы түгел,<...> мин туктап калырга һәм, бигрәк тә, китәргә җыенмыйм», - дип яза Заһитова Instagram битендә.

Заһитова, элеккечә үк, халыкара ярышларда илкүләм җыелма команда составында чыгыш ясарга теләвен әйтте.

Җомга көнне Беренче канал эфирында 17 яшьлек спортчы үзенең спорт карьерасын вакытлыча туктатырга карар кылуы турында хәбәр итте, чөнки аңа бозга чыгу теләген кире кайтарырга кирәк. Шул ук вакытта Заһитова «мөмкин булган бөтен нәрсәне» отуын да билгеләп үтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100