news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Канадада Гран-при финалында икенче урын яулады

Җиңүче Рика Кихира 233,12 балл җыйган. Өченче урында Россия спортчысы - Елизавета Туктамышева (215,32).

(Казан, 9 декабрь, “Татар-информ”). 2018 елгы Олимпия уеннары чемпионы, Россия фигуралы шуучысы Алинә Заһитова Ванкуверда (Канада) Гран-при финалында япон спортчысы Рика Кихираны уздырып, икенче урын яулады. Бу хакта Россиянең Тимераякта фигуралы шуу федерациясе сайтында хәбәр ителә.

Алинә кыска һәм ирекле программада барлыгы 226,53 балл җыйды. “Ирекле программада шууымнан канәгать түгел. Анда чиста шуарга кирәк – хәзерге вакытта бу минем максат. Һәрчак беренче буласы килә, әмма һәрчак алай булмасын аңлыйм”, - диде Алин Заһитова үз чыгышын шәрехләп.

  • Җиңүче Рика Кихира 233,12 балл җыйган. Өченче урында Россия спортчысы - Елизавета Туктамышева (215,32).


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100