news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова “Көмеш нәфис болан” премиясе лауреаты булды

Премия Россиянең Олимпия комитетында февраль аенда тапшырылачак.

Алинә Заһитова “Көмеш нәфис болан” премиясе лауреаты булды
архив kremlin.ru

(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Тимераякта фигуралы шуучы Алинә Заһитова “Көмеш нәфис болан” (“Серебрянный лань”) премиясе лауреаты булды. Бу хакта спортчының командасы инстаграм челтәрендә яза.

“Кызым! Сине чын йөрәктән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек телибез. Без сиңа ышанабыз, димәк, синең яңа үрләр яуларга мотивацияң бар. Без сине яратабыз һәм синең белән горурланабыз”, - дип яза социаль челтәрдә бер җанатары.

“Көмеш нәфис болан” премиясе Россиянең Олимпия комитетында февраль аенда тапшырылачак.

  • “Көмеш нәфис болан” премиясе Россиянең спорт журналистлары федерациясе тарафыннан иң яхшы ел спортчыларына инде берничә дистә ел дәвамында тапшырыла. Җиңүчеләрне спорт журналистлары үзара тавыш биреп ачыклый.
  • 2018 елда Алинә Заһитова Пхенчхан шәһәрендә уздырылган Кышкы олимпия уеннарында фигуралы шууда хатын-кызлар арасында беренче урынны яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot