news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова Иван Ургантка бала чагында фигуралы шууны ташлый язганын сөйләде

Алинә Япониянең Сайтама шәһәрендә узган дөнья чемпионатына барудан да баш тарткан булган.

Алинә Заһитова Иван Ургантка бала чагында фигуралы шууны ташлый язганын сөйләде
архив kremlin.ru

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпиадада җиңү яулаган Алинә Заһитова «Вечерний Ургант» тапшыруында бала чагында фигуралы шууны чак кына ташламый калуын сөйләгән.

Спортчы сүзләренчә, 6 яшьлек чагында аны әти-әнисе фигуралы шуу урынына нәфис гимнастика түгәрәгенә бирмәкче булган. Кыз әнисеннән гимнастик программаның аңа бозда ни рәвешле уңышка ирешергә ярдәм итәчәге белән кызыксынган һәм спорт төрен алыштыру турында җавап ишеткән.

«Мин ул чагында бик каты еладым һәм нәтиҗәдә әни мине яңадан фигуралы шуу түгәрәгенә алып килде», - дип уртаклашкан Алинә хатирәләре белән.

Моннан тыш, Алинә Заһитова хәбәр иткәнчә, ул баштарак Япониянең Сайтама шәһәрендә узган дөнья чемпионатына (ул анда җиңү яулады) барудан баш тарткан. Кыз әйтүенчә, ул чемпионатта «Россияне оятка калдырырга теләмәгән». Җанатарларының теләктәшлек белдереп әйткән сүзләре генә анда үз-үзенә ышаныч уята алган.

Әңгәмә ахырында алып баручы һәм тапшыруның кунагы «тактиль диктант»та ярышкан. Әлеге уен күзләрне бәйләгән килеш йомшак уенчыкларны «тану»дан гыйбарәт. Диктантта Алинә Ургантны откан.

news_right_1
news_right_2
news_bot