news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алинә Заһитова хоккейчы егет белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде

Алинә Заһитова хоккейчы Кирилл Капризов белән очраша дигән сүзләр чыккан иде.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ"). Алинә Заһитова хоккейчы Капризов белән мөнәсәбәтләре турында Woman.Ru порталы соравына җавап бирде.

15 яшьлек Олимпия чемпионы йөргән егете бармы икәненә ачыклык керткән. "Әле олыларча мөнәсәбәтләр өчен миңа иртәрәк. Ул турыда уйлаганым да юк. Мин кечкенә әле. Ул турыда спорттан соң гына уйларга кирәк", - дип сөйләгән ул. Алинә әлегә егетләр белән дус булып йөрергә генә әзер икәнен, киләчәктә хаталарсыз шуарга тырышачагын да әйткән.

Алинә Заһитова хоккейчы Кирилл Капризов белән очраша дигән сүзләр чыккан иде. Алар самолетта озаклап аралашканнар, телефон номерлары да алышкан булганнар. Шуннан соң Алинә Кирилл белән йөри дигән гайбәт таралган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot